Детская библиотека - филиал № 3

Рәкыйпов Шамил «Кызлар-йолдызлар»: әдәби календарь

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына Шамил  Рәкыйповның «Кызлар – йолдызлар» китабын тәкъдим итә. Шамил Рәкыйпов язучы буларак укучыларга документаль проза әсәрләре белән билгеле. Аның әсәрләрен бер уртак тема – Бөек Ватан сугышы һәм халыкның сугыш кырындагы батырлыгы берләштерә. Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызлардан гына гыйбарәт булган 46 нчы җиңел бомбардировщиклар полкында 23 Советлар Союзы Герое булган. Бу әсәр – Советлар Союзы Геройлары, Ольга Санфирова һәм  Мәгүбә Сыртланованың сугышчан батырлыклары, аларның көрәше, мәхәббәте һәм Ватанга тугрылыгы  турында. Автор, хатын – кызлар полкы эзеннән сәяхәт ясап, шуннан алган тәэсирләрен дә бәян итә.