Детская библиотека - филиал № 3

«Бай тарихлы гүзәл туган җирем»: күргәзмә – викторина

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Татарстан Республикасына  100 ел тулу уңаеннан «Бай тарихлы гүзәл туган җирем» дип исемләнгән күргәзмә – викторина эшли. Викторина сорауларына җавап биреп укучылар үзләренең туган җиребез турында алган белемнәрен ныгыта алдылар. Башкалабыз Казанда республикабызның 100 еллыгын  бәйрәм итү мизгелләрен күрделәр. Күргәзмәдә шулай ук Татарстан тарихын яктырткан китаплар белән танышырга, туган як әкиятләрен өйгә алып укырга,  татар әдипләренең туган якка багышлап язылган шигырьләре белән  дә  танышырга мөмкин иде.