Детская библиотека - филиал № 3

«Олуг каләм остасы»: әдәби әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда   язучы Гариф Ахуновның  95 еллык юбилее  уңаеннан «Олуг каләм остасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды.  Татарстанның халык язучысы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, Гариф Ахунов моннан 95 ел элек - 1925 елның 18 сентябрендә күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Ярты гасырлык иҗади хезмәтендә татар һәм рус телләрендә 50дән артык, шулай ук башка телләрдә китаплар бастырган.  Болар - романнар, повесть һәм хикәяләр, драма һәм комедияләр.  Әдип тормышның төп байлыгы булган хезмәтне үзенең әсәрләрендә калку сурәтләп, татар халкының язмышындагы  мөһим проблемаларны яктыртты. Бу гүзәл әсәрләр театр сәхнәләренә күчте,  спектакльләр булып экраннарга чыкты. Аның Г.Тукай исемендәге премиягә лаек булган "Хәзинә" романы буенча Свердловск киностудиясендә (1977 ел) шундый ук исемдәге нәфис фильм төшерелде. Соңрак Татарстанда "Идел кызы" дигән тагын бер роман экранлаштырылды. Анда татар халкының, революциягә кадәрге чордан башлап, яңа борылышның бүгенге көненә кадәрге ХХ нче гасырдагы тормыш-көнкүреше тасвирлана.

Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Гариф Ахунов 1975да Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981да Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Гариф Ахунов 2000 ның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.Татар әдәбиятында тирән  эз калдырган әдипнең  бай эчтәлекле әсәрләре бүген дә укучылар тарафыннан  яратып укыла.