Детская библиотека - филиал № 3

«Олы талант иясе»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  танылган драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына  125 ел тулу уңаеннан «Олы талант иясе» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китап күргәзмәсендә укучылар Таҗи Гыззәтнең   улы Казбек Гыйззәтовның  истәлекләр китабы белән таныштылар. Монда әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан фоторәсемнәр белән дә танышырга мөмкин булды. Күргәзмәдә  язучының 5 томлык Сайланма әсәрләре, пьесалары тәкъдим ителде. Фәридә Габидуллина белән Зөлфирә Данилованың «Алабуга  урамнары ни сөйли» китабы укучыларда зур кызыксыну уятты. Драматургның исемен мәңгеләштереп  туган төбәге Әгерҗедә әдипкә һәйкәл куелган, Таҗи Гыйззәт исемендәге әдәби бүләк булдырылган.Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әлеге бүләк  беренче тапкыр Әгерҗе төбәгендә яшәп иҗат итүче  язучылар Габдулла Галиев белән Чыңгыз Мусинга бирелгән. Китапханәче  укучыларны Таҗи Гыйззәтнең Алабугада яшәп иҗат иткән еллары белән  тулырак таныштырды.  Киң кырлы олы талант иясе Таҗи Гыйззәтнең исеме халык күңелендә яши. Аның әсәрләрен әле бүген дә яратып укыйлар, өйрәнәләр.