Детская библиотека - филиал № 3

«Давыллы ташкын сыман»: Күргәзмә - хәтер Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел

 Балалар китапханәсе – 3 нче филиал халык язучысы Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан «Давыллы ташкын сыман» дип исемләнгән  күргәзмә – хәтер тәкъдим итә.   Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне авылларында алгач, Туфан күрше Олы Салтык авылында җидееллык, Олы Карамалыда унъеллык мәктәптә укый. Стена газеталары чыгаруда бик теләп катнаша, аларда өйрәнчек шигырьләрен бастыра. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлый.

     Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Аның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә.

Туфан Миңнуллинның  «Моңлы бер җыр», «Монда тудык, монда үстек»,  «Әниләр һәм бәбиләр»,  «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Ай булмаса, йолдыз бар» , «Үзебез сайлаган язмыш», «Әлдермештән Әлмәндәр» кебек сәхнә әсәрләре республикабыз театрларында зур уңыш белән барды. Туфан Миңнуллин пьесаларының уңышы аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Туфан Миңнуллин тирән фикерле, мәңгелек әсәрләр язу белән бергә, һәрчак бүгенге көн вакыйгаларының үзәгендә булды. Ул талантлы драматург, прозаик, милләтебез гамен яклаучы ялкынлы сәясәтче, оста публицист буларак халкыбызның мәхәббәтен яулады.

Туфан Миңнуллин М.Җәлил, Г.Тукай, РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан, Россия һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Әдипкә 2005 елда Татарстанның халык язучысы исеме бирелә. Аның әсәрләрен бүгенге көндә укучыларыбыз бик яратып укыйлар.