Детская библиотека - филиал № 3

«Лето книжных открытий»: новинки детской литературы. «Татарстан китап- панорама» : китапханәче тәкъдим итә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал 100 еллык бай тарихы булган республикабыз – Татарстан буйлап сәяхәткә чакыра.         Әлеге китап  - панорама укучыларыбызны Татарстанның иң кызыклы шәһәр-районнары белән таныштырыр. Татарстанның китапта сүрәтләнгән картасы һәм аңа өстәмә буларак бирелгән наклейкалар республикабызны бербөтен буларак кабул итәргә булышыр, кайсы шәһәрнең яки районның кайдалыгын, аның күршеләрен истә калдырырга ярдәм итәр. Китапны карау, уку – күзаллауны, кул чуклары моторикасын, баланың күз хәтерен яхшырта. Республикабызның төрле районнарында урнашкан табигый парклар, тыюлыклар, мәдәни һәйкәлләр белән әлеге китап битләрендә танышырга мөмкин. Сезне Татарстанның истәлекле урыннары  буенча кызыклы сәяхәт көтә.