Детская библиотека - филиал № 3

«Безнең белән үткән балачак, күңелегездә мәңге калачак»: китапханәче тәкъдим итә

Балалар китапханәсе – 3нче филиал үзенең укучыларын «Көмеш кыңгырау» газетасын укырга чакыра. «Көмеш кыңгырау» – республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасы. Сигез битле булып атнага бер чыга торган матур, кызыклы басма ул.  Аның беренче номеры 1996 елның 3нче гыйнварында дөнья күргән. Беренче редакторы – танылган журналист Нәсимә Садыйкова. 2009 елдан газета белән күренекле әдип Факил Сафин җитәкчелек итте. 2011 елдан баш мөхәррир вазыйфаларын Ризидә Гасыймова башкара. Бүген газета бик күп кызыклы сәхифәләрне үзенә берләштерә. Мәктәп хәбәрләре өчен «Ачык ишек» чыгып килә, тәрбиячеләр өчен «Юаныч» сәхифәсе эшләп килә, яшүсмерләр өчен «Янар чәчәк» сәхифәләре кызыклы. Шигырьләр, әкиятләр иҗат итәргә яратучылар үзләренең эшләрен «Көмеш кыңгырау» газетасына юллый алалар. Газета битләрендә балалар китапханәсенең актив укучылары -  8 нче урта мәктәптән Гарипова Диләрә, Хәмидуллин Райнур һәм башка укучыларның иҗат җимешләрен еш күрергә була. Укытучылары Нотфуллина Сәлимә Хәмитовна. Алдагы көннәрдә дә уңышлар телибез аларга. Иҗат итәргә яратучылар өчен газета махсус бәйгеләр  игълан итә, теләүчеләргә рәхәтләнеп катнашырга мөмкинлек бар. «Бу кызык», «Сәяхәтчеләр клубы», «Безнең календарь» сәхифәләреннән сез үзегез өчен күп кенә файдалы мәгълүматлар табарсыз. «Көмеш кыңгырау» бик мавыктыргыч, матур бизәлешле, эчтәлекле, ә иң мөһиме балалар күңеленә ошый торган басма . Әгәр газетаның яңа саннары белән танышырга өлгермәгән булсагыз, сезне балалар китапханәсендә көтеп калабыз.

http://chelny-rt.ru/