Детская библиотека - филиал № 3

Сөембикәнең тууына 505 ел: китапханәче тәкъдим итә

Балалар китапханәсе – 3нче филиал укучылар игътибарына онлайн күргәзмә тәкъдим итә. Казан ханлыгы белән идарә итүче, татарның иң билгеле патшабикәсе, фаҗигале язмышлы Сөембикәнең тууына быел 505 ел билгеләнә. Сөембикә – Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе. Аның шәхесе белән бәйле күп риваятьләр бар. Татарның хәтерендә Сөембикә искиткеч чибәр һәм акыллы, зирәк хатын буларак саклана. Казан ханлыгының яулап алынуы Сөембикәнең фаҗигасе белән бәйле.   Сөембикә якынча 1516 елда Нугай Урдасының Йосыф морза гаиләсендә дөньяга килә. Алар турыдан-туры Идегәй токымына бәйле. Сөембикәнең төгәл туган җире билгеле түгел. Мамадыш районының Арташ авылы халкы ханбикәне безнең авыл кызы ди. Казанда ханбикә исеме белән ике истәлекле урын бар. Аның берсе – Казан кирмәнендәге Сөембикә манарасы булса, икенчесе – Сөембикә бакчасы.  Гүзәл һәм горур Сөембикәнең тарихы белән күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан укып якыннанрак таныша аласыз.