Детская библиотека - филиал № 3

Әдәби календарь Роберт Миңнуллин: «Малай - шалайлар»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларын, балаларның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллинның өр - яңа  «Малайлар  - шалайлар» китабы белән таныштырып китә. Роберт Миңнуллинның  «Малай - шалайлар» китабына балалар өчен шигырьләр тупланган. Аның  шигырьләренә хас  самимилек, шул ук вакытта шаянлык белән тапкырлык  һәр укучыны  үзенә тартып тора. Беренче карашка гади генә тоелган шигырьләрдә балаларга үгет – нәсыйхәт тә, гыйбрәт тә,  тирән фәлсәфә дә бар. Китапның рәссамы Рөстәм Хәбибуллин. Матур рәсемнәр белән бизәлгән, бай эчтәлекле әлеге китапны безнең китапханәдән алып рәхәтләнеп укый аласыз.

Роберт Миңнуллин балалар өчен язылган “Җиде абый тай җигә”, “Дөньядагы иң зур алма”, “Күчтәнәч”, “Кунакка килегез!”, “Әни мин көчек күрдем” һәм башка кызыклы китаплар авторы.

https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D0%BE%D0%B1%D0%B5%D1%80%D1%82_%D0%9C%D0%B8%D2%A3%D0%BD%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B8%D0%BD