Детская библиотека - филиал № 3

«Тормыш һәм ирек җырчысы»: Әдәби календарь Мәҗит Гафуриның тууына – 140 ел!

Күренекле прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафури 1880 елның 20 июлендә Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе укытучысы гаиләсендә дөньяга килә. Казан, Уфа нәшриятларында әдипнең дистәләгән шигырь китабы, тугыз хикәя җыентыгы, газета-журналларда күп кенә публицистик мәкаләләр даими басыла. «Эшче» (1920) исемле поэма, балалар өчен язылган «Ялчы» (1921), «Безнең әйберләрне сатканда» (1927) хикәяләре, атаклы «Кара йөзләр» повесте (1926), «Тормыш баскычлары» (1927), «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1929) кебек автобиографик характердагы күләмле проза әсәрләре егерменче еллар татар әдәбиятының күренекле казанышлары булып тәкъдир ителәләр. 1923 елда әдипкә «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә. М.Гафури 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була. Совет чорында М.Гафуриның әсәрләре татар, башкорт, рус һәм башка милли телләрдә бик күп мәртәбәләр басыла. 1980–1984 елларда Татарстан китап нәшриятында дүрт томлыгы дөнья күрә. Совет башкорт һәм татар  әдәбияты классигының исеме республикада Гафури  районы, Уфада шул исемдәге урамнар һәм парклар булу белән мәңгеләштерелгән,  Башкорт академия театры М.Гафури исемен йөртә,  театр алдында әдәбиятчы һәм драматургка һәйкәл куелган.