Детская библиотека - филиал № 3

«Дуслыкта - көч»: 30 июль – халыкара дуслык көне

Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән 30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Рәсми рәвештә дуслык көне 2011 нче елда кабул ителгән. Документларда язылганча, халыклар, илләр, аерым кешеләр арасындагы дуслык татулык урнаштыруга рухландыра ала һәм төрле җәмәгать вәкилләре арасында күпер салырга сәләтле. Моннан тыш, халыкара дуслык көненә тагын бер бурыч йөкләнә. Ул да булса, яшьләрне җәмәгать эшләренә тарту, төрле мәдәниятне хөрмәт итүгә юнәлдерү. Нәрсә соң ул дуслык? Бу сорауга күп төрле җавап бирергә була. Дуслык - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң самими, иң күркәм бер төре. Ул ихтыяҗлар, карашлар, фикерләр уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итүгә нигезләнгән мөнәсәбәт. Дуслыкның кызлар, егетләр дуслыгы, халыклар, туганнар дуслыгы, профессиональ, сәяси дуслык, китап белән, табигать белән дуслык кебек төрләре аерыла. Дуслык - теләсә нинди байлыктан, алтын-мәрҗәннән кыйммәтрәк. Аны бизмәнгә салып та, күтәреп карап та үлчәп булмый. Ул авырлыклар, еллар аша сынала. Янәшәңдә якын дусларың булганда, кайгы-хәсрәтләр, борчу-мәшәкатьләр онытыла, җиңеп булмастай кыенлыклар да артта кала. Халыкара дуслык көне уңаеннан балалар китапханәсе – 3 нче филиал «Дуслыкта - көч» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Дуслык турында балалар өчен кызыклы хикәяләр, шигырьләр  укыйсыгыз килсә, китапханәгә рәхим итегез.