Детская библиотека - филиал № 3

«Нәниләргә бүләк»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал мәктәпкәчә кече яшьтәге балалар өчен китапчыклар тәкъдим итә. Матур рәсемнәр белән бизәп эшләнгән әлеге китапларны караганда бала шатлана, төрле хисләр кичерә, бу балаларда матурлык тойгысы тәрбияли, сабый чактан ук китапка мәхәббәт уята. Бари Рәхмәтнең «Уенчыклар», Әнәс Каринең «Беренче адымнар», Әминә Бикчәнтәеваның «Йокла инде курчагым», Шәүкәт Галиевның «Светофорның өч сүзе» һәм Зәкия Туфайлованың «Әни кирәк» шигырьләре тупланган кечкенә китапчыклар – нәниләргә менә дигән бүләк. Әлеге китапчыклар белән якыннан танышырга теләсәгез балалар китапханәсенә рәхим итегез.