Детская библиотека - филиал № 3

«Лето книжных открытий»: новинки детской литературы

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларыбыз игътибарына, «Табигать күренешләре энциклопедиясе» китабын тәкъдим итә. Әлеге киттап – безнең әйләнә - тирәбездәге, гомумән, Җир шарындагы табигать күренешләре турындагы энциклопедия. Китапта һәр табигать күренешенә багышланган шигырьләр тәкъдим ителә. Шулай ук  энциклопедиядә Җир шарындагы утыз табигать күренеше турында тулы белешмә бирелә. Аларның һәрберсе кызыклы да, гыйбрәтле дә мәгълүматлар, шигырьләр һәм рәсемнәр белән тулыландырылган. «100 сорау» дип язылган урыннарда үзегез кызыксындырган сорауларның («Чык кайчан төшә», «Антарктикада күпме боз бар?») җавапларын табарсыз. Әлеге китапны безнең китапханәдә укый аласыз.