Детская библиотека - филиал № 3

Читаем на каникулах. “Дурт аяклы дусларыбыз”: китапханәче тәкъдим итә

Балалар китапханәсе  - 3 нче филиал, балаларга җәнлекләр турында язылган әкиятләр, шигырьләр белән таныштырып китә. Балаларның кече яшьтән туган телен яратып, үз милләтенең матур әдәбиятын белеп  үсүе өчен, мавыктыргыч, дөньяны - табигатьне балаларча күзәтеп язылган җыйнак әсәрләр кирәк. Язучыларның әлеге китаплары балаларда дуслык, мәрхәмәтлелелек хисләре тәрбияли, яхшылыкның һәрвакыт җиңүен дәлилли. Мәсәлән Н.Сәйярнең “Әтәч менгән киртәгә” китабында Сорытүш белән Озынколакның каникул маҗаралары, Ташбаш белән Чабак алган тормыш дәресләре. Шулай ук Сәмига Сәүбанованың “Фил малае Зурколак” китабында Зурколаңның әиятләре, Рабит Батулланың “Аю баласы Әппәс” китабында нәниләр өчен җәнлекләр турында язылган.  Әлеге күргәзмәдәге китаплар балалар күңеленә хуш килер.