Детская библиотека - филиал № 3

Сәләт форумы (яшьләр иҗтимагый фонды)

     Сәләт — Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль иҗат потенциалын ачу һәм үстерү берләшмәсе. Сәләт ул – дәүләт. Бүген ул сәләтле балалар дәүләте. Татар теле чын дәүләт теле булып яшәгән дәүләт. Сәләт җыенының максатлары булып: сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, сайлап алу һәм ел әйләнәсе алар белән даими эшләү; җәмгыятьтә үз урыннарын табуда һәм һөнәр сайлауда ярдәм итү булып  тора.     Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Сәләт бүген республиканың брендына әверелде, чит төбәкләрдә дә танылу алды. 1997 елдан бирле Биләр җирләрендә уздырыла торган еллык җәйге Сәләт Форумы бар аланнарда катнашкан бала һәм яшьләрне бергә җыя, килгән кунаклар арасында танылган фән һәм мәдәният, иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклеләре бар.    1997 нче елда Татарстан Юстиция министрлыгында «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды теркәлә. Биләр мәдәни-тарихи тыюлыгында беренче Сәләт җыены үтә. Анда Татарстан Республикасыннан 120 укучы һәм студент катнаша.  2014 елга Сәләттә катнашканнар саны 25 000 артык дип билгеләнгән. Сәләт форумында барлыгы 22 алан билгеләнгән. Шулай ук төрле кызылы чаралар, клублар оештырылган. Төрле проектлар эшләп килә, мәләсән: «Фәнсар» мәктәбе, Сәләт марафоны, «Бәләкәч» һәм башкалар. Быел 2020 елда 1 нче июльдән  Быел 22 алан сәләтле балаларны кабул итәчәк. Кайбер сменалар инде башланды, ә кайберләренә гаризалар кабул итү дәвам итә.

 http://selet.biz/tat/