Детская библиотека - филиал № 3

Җәйге каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал балаларга җәйге каникулда үз - үзеңне тоту кагыйдәләре белән искә төшереп китә. Җәйге каникуллар вакытында аеруча балалар куркынычсызлыгына игътибар бирергә кирәк.   Җәен балаларның буш вакытларфы күп була. Күп вакыт балалар тирә - юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, шырпы, зажигалкалар  белән  уйнарга мөмкиннәр. Баларның бу шаяруы  бик зур бәла казалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Йортыгызда беренче караштан кузгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең  телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки куп балалар элегәчә коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белмиләр. Балагыз үзенең  яшәгән адресын   белергә һәм нинди булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең  кайда, нинди адрес буенча, нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш.  Булдыра алганчы ешрак ут белән шаяруның куркыныч икәнен искәртеп торыгыз. Көн - күреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез. Янгын килеп чыккан очракта 101, 112 номерлары аша хәбәр итәргә кирәклеген ойрәтегез.  Балалар җәйге ялларын хәвеф хәтәрсез, истә калырлык күнелле мизгелләрдә үткәрүен теләп калабыз. 

Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк соң? Тулырак сез әлеге сылтамага кереп кагыйдәләр белән якыннан таныша аласыз.

http://chelny-rt.ru/news/trbiya-sgate/yge-kanikulda-z-zene-totu-kagyydlre