Детская библиотека - филиал № 3

«ШАЯН ТВ» КАРА – БУЛЫРСЫҢ ШӘП БАЛА!

«ШАЯН ТВ» — беренче татар телендә тәүлек буе эшли торган балалар-яшүсмерләр каналы.

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыга башлый. Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче shayantv.ru сайты эшли башлады. Телеканал заман белән бергә атлый, «ШАЯН ТВ» 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар аудиториясенә исәпләнгән. «ШАЯН ТВ» каналын 30 млн артык кеше карый. ТР Президенты «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган телебезне, мәдәниятне һәм мәгарифебезне саклап калуда әһәмияте зур дип саный. «ШАЯН ТВ» каналының төп максаты – татар телендә белем һәм тәрбия бирүче бердәм мәйдан булдыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, уеннар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Хәзерге вакытта каналда 20дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга.

Shayantv.ru сайты татар, рус, инглиз телләрендә эшли. Сайтны https://shayantv.ru/  сылтамасы аша табарга була. Өйдә, юлда – «ШАЯН ТВ» һәркайда, чөнки сайт теләсә кайсы смартфон өчен җайлаштырылган. Бер төймәгә басу белән, «ШАЯН ТВ»ның социаль челтәрләрдәге рәсми битен күзәтергә мөмкин: Инстаграм һәм Вконтакте. Шулай ук «ШАЯН ТВ»ның мобиль кушымтасын Google Play  һәм App Store аша йөкләп, канал белән бер дулкында булырга мөмкин.

https://shayantv.ru