Детская библиотека - филиал № 3

«Моң патшасы»: Алмаз Монасыйповның тууына 95 ел

    Балалар китапханәсе – 3 нче филиал композитор Алмаз Монасыйповның тууына 95 ел тулу уңаеннан үзенең укучыларын композиторның иҗаты белән кыскача таныштырып китә. Быел июль аенда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Рәсәйнең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты  Алмаз Закир улы Монасыйповка тууына 95 ел. Студент чорында ук скрипка өчен романс һәм җырлар яза.

    Кая гына тотынса да, Алмаз Монасыйповның белем чишмәсе ургылып аккан. Ул «Су анасы» (А.Даргомыжский), «Фауст» (Ш.Гуно), «Тын Дон»  (И.Дзержинский), «Дуэнья (С.Прокофьев), «Борис Годунов» (М.Мусоргский), «Катерина Измайлова» (Д.Шостокович), «Җәлил» (Н.Җиһанов), «Түләк» (Н.Җиһанов)  һ.б. кебек байтак спектакльләрнең дирижеры да.

    Җырлар аша моң дәрьясының тирәнлеген  чамалаган, сагышын да, хәсрәтен дә җырына кушып көйләгән гади халык өчен Алмаз Монасыйпов, беренче чиратта, татар шагыйрьләренең шигырьләрен көйгә салган композитор. Әхмәт Ерикәй, Гөлшат Зәйнәшева, Нури Арсланов, Сибгат Хәким, Зиннур Насыйбуллин, Ләбиб Айтуганов, Роберт Әхмәтҗанов һ.б. иҗаты аны күпме яңа җырлар язарга рухландырган. Алмаз аганың иҗат кыры иксез-чиксез, кыска гына язмада аның бөтен әсәрләрен санап, һәрберсенә тукталыр өчен кәгазь битләре генә аз. Балалар китапханәсе – 3 нче филиал, астагы сылтамаларга кереп, композиторның иҗаты белән якыннарак танышырга тәкъдим итә.

https://lightaudio.ru/mp3/алмаз%20монасыпов

https://ruq.hotmo.org/song/66678444