Детская библиотека - филиал № 3

«У книжек нет каникул»: библио-кросс. «Балачак әдипләре»: әдәби танышу

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал язучы Җәвад Тәрҗемановның тууына 100 ел тулу уңаеннан үзенең укучыларын әдипнең иҗаты белән кыскача таныштырып китә. Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов 1920 нче елның 8нче июлендә Казан шәһәрендә туган. Җәвад Тәрҗеманов әдәбиятка мәктәптә укыган вакытында ук килә. Аның шигърият өлкәсендәге беренче тәҗрибәсе — «Безнең җавап» исемле шигыре җиденче сыйныфта укыган чагында язылып «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. 1938 нче елда, 10 сыйныфта белем алганда, аның «Галстук» исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Прозада язучы кыска хикәяләре һәм бигрәк тә әкиятләре белән таныла. Аның «Ябалак һәм Тавык» (1940), «Шуктуган» (1962), «Шаян һәм Наян» (1965), «Көмешкойрык» (1967) кебек әкиятләре нәни укучылар арасында зур популярлык казана һәм бик күп телләрдә басылып чыга. 60 нчы еллардан башлап Җәвад Тәрҗеманов яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә яза. Җәвад Тәрҗеманов публицистика, очерк,  һәм балалар  драматургиясе  өлкәсендә дә эшли. Аның балалар өчен төрле жанрда язган әсәрләре 1980 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Ачкыч һәм баскыч» исемле күләмле җыентыгында урын алган.

1947 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.