Детская библиотека - филиал № 3

«Игътибар, яңа китап!»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал үзенең укучыларын яңа китаплар белән танышырга  чакыра. Китап киштәләре яңа , бай эчтәлекле китаплар белән тулыланды. Китапханәдә һәр укучы үзенең күңеленә ошаган китапны алып укый алачак. «Татар прозасы» сериясендә чыккан Шәриф Камалның «Буранда » повесте өлкән буын китап укучылар өчен кызыклы булыр. Бу китапта «Акчарлаклар» повесте, «Ныклы адымнар » романы һәм хикәяләр урын алган. Тургай кушаматлы малай  - ул  шук та , кирәк вакытта җитди дә, сер дә саклый белә. Дусларын үз артыннан ияртерлек көчкә ия, тирә яктагыларны сокландыра да. Фоат Садриевның  «Тургай» китабы үсмерләргә дә , олыларга да ачыш булыр. Чөнки балачактагы борчуларын онытып бетергән олылар – балалар тормышының катлаулы яклары, ә балалар – зурларның серләре белән таныша алачак. Герой –шагыйрь Муса Җәлилнең  «Беренче дәрес»китабы файдалы һәм кызыклы булыр. Китап матур рәсемнәр белән бизәлгән, рәссамы Булат Гыйльванов. Балалар игътибарын Алмаз Гыймадиевның «Селфи таягы» китабы да үзенә җәлеп итәр дип уйлыйм. Әлеге китаптагы хәлләр синең белән дә, дусларың белән дә булырга мөмкин. Игелекле эшләр дәфтәренә язу өчен эш эзләп йөрүчеләр дә, курыкканда өчәр метрга сикерүчеләр дә , хорафатларга  ышанучылар да бардыр дусларың арасында? Ничек кенә булмасын, бу хикәяләрдә бүгенге балалар, яшүсмерләр тормышы. Яңа гына хәреф өйрәнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Фәйрүзә Мөслимованың «Татарча әлифба » китабы  хәрефләрне истә калдырырга, әлифбаны күңелле итеп өйрәнергә ярдәм итәр. Иң нәни укучыларыбыз өчен каты тышлыкта, матур рәсемнәр белән бизәп эшләнгән  Зәкия Туфайлованың  «Әни сүзе», Шәүкәт Галиевның  «Светофорның өч сүзе», Әнәс Кариның «Беренче адымнар», Әминә Бикчәнтәеваның  «Йокла инде курчагым» һәм башка кызыклы китаплар  тәкъдим итәбез. Китап сөюче укучыларыбыз, яңа китаплар укырга, балалар китапханәсенә рәхим итегез!