Детская библиотека - филиал № 3

Ркаил Зәйдулла «Сабантуй – сөлгесе»: представление одной книги.

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларыбыз игътибарына, татар халкының  милли бәйрәме Сабан туеның тарихын хикәяләрдә үз эченә алган, Ркаил Зәйдулланың «Сабантуй сөлгесе» китабын тәкъдим итә. Бу китаптагы хикәяләрне укып , Сабантуй бәйрәме белән бәйле татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышырсыз. Анда татар халкының милли бәйрәме  - Сабан туендагы төрле уеннар һәм ярышлар балалар өчен мавыктыргыч итеп тасвирлана. Укучы хикәядәге геройлар белән бергә маҗаралы хәлләргә очрый, җиңү тантанасын татый, җиңелү ачысын кичерә, «Сабантуй» дигән зур бәйрәмнең тылсымын күңеленә сеңдерә.  Ркаил Зәйдулланың  төсле, матур рәсемнәр белән бизәлгән «Сабантуй сөлгесе» китабы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен тәкъдим ителә. Кем көчлерәк? Кем елгыррак? Кем җитезрәк? Кем кыюрак? Әйдәгез барыгызда ярышларда катнашырга Сабантуй мәйданына  рәхим итегез!

 Укучылар игътибарына Ркаил Зәйдулланың «Бирнә җыю» хикәясеннән видеоязмада өзек тәкъдим итәбез. Өзекне китапханәче Назия Аксән кызы укый.

 https://youtu.be/7eyv6jHvcbA