Детская библиотека - филиал № 3

«Сатирик язучы»: онлайн – әңгәмә

 Балалар китапханәсе – 3нче филиал китап укучылар игътибарына  онлайн –әңгәмә тәкъдим итә. Язучы прозаик Камил Әдһәм улы Кәримов 1950 елның 1 июлендә Питрәч районы Шәле авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1976–1980 елларда Камил Кәримов Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Режиссер белгечлеге буенча укуын тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә хәбәрче, аннары ике елга якын Татарстан Язучылар берлегенең  Матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре вазифаларын башкара. 1983–1988 елларда ул – татар яшьләренең «Идел» әдәби альманахында җаваплы мөхәррир, 1988–2000 еллар дәвамында «Чаян» журналының җаваплы сәркәтибе булып эшли, 2001 елдан «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире хезмәтендә. К.Кәримовның беренче хикәяләре һәм юморескалары көндәлек матбугатта үткән гасырның җитмешенче елларында күренә башлый, 1981 елда тәүге җыентыгы («Ундүрт яшьтә») басылып чыга. Язучының бу чор әсәрләренең төп каһарманнары – авыл балалары, яшүсмерләр. Тора-бара әсәрләр эчтәлек-тематик һәм жанр ягыннан киңәя, язучы иҗатында хикәяләр белән беррәттән күләмлерәк әсәрләр – повестьлар пәйда була («Кыңгыр эш», «Бер арбада», «Алдавыч көз» һ.б.). К.Кәримовның әдәби иҗаты эстрада белән тыгыз бәйле. Ул дистә еллар буе дәвам иткән «Шаян сәхнә», «Ачык сәхнә», «Каз өмәсе», «Көмеш кыңгырау» кебек популяр телевизион тапшырулар, тамашалар авторы һәм алып баручысы буларак та киң аудиториягә таныла. Аның көлке-шаян, юмор-сатира әсәрләре басмада тулы бер җыентык тәшкил итә («Үзеңне бел», 1997). Ул – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе (2004). К.Кәримов – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.