Детская библиотека - филиал № 3

«Игътибар, яңа китап!»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Укучылар зур  түземсезлек белән көтеп алган  яңа китаплар,  китапханә киштәләрендә үз урыннарын алдылар! Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Игътибар,яңа китап!» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Күргәзмәдә китап сөюче укучыларыбыз Әмирхан Еники, Мәхмүт Хәсәнов, Вахит Имамов кебек мөхтәрәм язучыларыбызның әсәрләрен алып укый алалар. Шигъриятне  үз итүчеләргә Равил Рәхмани, Миңзифа Әхмәтшина, Алинә Хисамеева китапларын тәкъдим итәбез. Искиткеч талантлы шагыйрь  Рамис Аймәтнең «Свобода в неволе» китабы рус телле  укучылар өчен зур бүләк булачак. Чәчмә әсәрләрне үз итүчеләр өчен Тәлгат Галиуллинның 2 томда чыккан Сайланма әсәрләре һәм Ркаил Зәйдулланың «Меч тенгри» китаплары күңелләренә  хуш килер. Саша Кругосветовның   «Большие дети моря» китабы  үсмерләр өчен кызыклы булыр, китап төрле маҗаралы хәлләргә  һәм могҗизаларга бай. «Алмазная гора» - бу рус телендәге җыентыкта  тылсымлы татар халык әкиятләре тупланган.  Китап геройлары искиткеч батыр, кыюлар. Аларга бик күп авырлыкларны җиңеп , көчсезләрне усаллардан якларга һәм сакларга туры килә. Әмма гаделлек,   усаллыкны  барыбер җиңәчәк һәм  һәркемгә бәхет елмаячак. Балаларга, Татарстан турында алган белемнәрен тагын да үстереп Һәм  ныгытып куярга  «Сборник головоломок про Татарстан» китабы  ярдәм итәчәк. Татарстан АССРның 100 еллыгына менә дигән бүләк бу китап! Шулай ук нәниләр өчен,  матур ачык төсле бизәкләргә төреп бирелгән, Фәйрүзә Мөслимованың «Гөрләвек», Лилия Фәрхетдинованың «Өч алма » китаплары нәни дусларыбызны сөендерәчәк. Хөрмәтле китап укучы  дусларыбыз сезне балалар китапханәсендә көтеп калабыз!