«Җырдай моңлы - туган телем»: китап күргәзмәсенә күзәтү
Һәр кешенең, дөньяга тугач та, иң беренче әйткән сүзләре бар. Татар баласының «әннә, әттә» булса, русларда , «мама, папа». Әти –әниләребез, әби – бабайларыбыздан килгән татар теле ул – туган телебез. 21 нче февраль - 2000нче елдан туган телнең туган көне буларак билгеләп үтелә. Балалар китапханәсе – 3нче филиалда 31нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен туган телнең матурлыгы турында әңгәмә узды. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар. Дөньяда барлыгы күпме тел исәпләнгәнен белделәр. Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен укып, туган телебезнең матурлыгына сокландылар.