Детская библиотека - филиал № 3

Ә. Габидиның “Калган эшкә кар ява“ китабы буенча әңгәмә

25 сентябрьдә фронтовик шагыйрь Әзһәр Габидиның тууына 85 яшь. Шушы уңайдан балалар китапханәсенең 3 нче филиалында Ә. Габидиның “Калган эшкә кар ява” дип исемләнгән китабы буенча әңгәмә узды. Ә. Габиди фротовик –шагыйрь, укытучы. Ул күп еллар авыл мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Авторның шушы китабында тупланган әсәрләре балаларны намуслы һәм тәртипле, тырыш һәм хезмәт сөючән итеп тәрбияләүдә  зур роль уйный. Шагыйрьнең бу китабында кызыклы шигырьләре һәм табышмаклары белән беррәттән әкият һәм легендаларга да урын бирелгән. Укучылар Ә. Габидиның әсәрләрен яратып укыйлар. Ә. Габидиның иҗатын тагын да тирәнрәк белергә теләүчеләрне китапханәдә көтеп калабыз.