Детская библиотека - филиал № 3

«Кышкы бизәкләр»: иҗат сәгате

Ап –ак карлары, салкын бураннары белән җиһанга кыш килде. Яңа гына явып киткән энҗе кар бөртекләре күзләрне чагылдыра. Аксыл- зәңгәр күктә кояш елмая... Кышның  да үз матурлыгы, гүзәллеге бар шул. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  «Кышкы бизәкләр» дип исемләнгән иҗат сәгате узды. Балалар кышның ямьле мизгелләрен альбом битләренә күчерделәр. Рәсем ясаган арада укучылар  кыш турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр. Рәсем ясап арганнан соң, кар бөртекләрен очырып,  уйнап та алдылар. Соңыннан татар һәм рус телләрендә кыш турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар. Бу чара  укучылар күңелендә  яңа елны каршылар өчен күтәренке кәеф тудырды һәм  кышкы табигатьнең матурлыгына соклану уятты.