Детская библиотека - филиал № 3

«Каләме белән батыр»: Әдәби әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  язучы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тулу уңаеннан  «Каләме белән батыр» дип исемләнгән  әдәби әңгәмә узды. Ш.Рәкыйповның  повесть һәм романнарының барысын да үзәк бер тема берләштерә. Ул тема – Ватан сугышы һәм халкыбызның  сугыш кырындагы батырлыгы. Александр Матросов батырлыгын кабатлаган якташыбыз Бари Шәвәлиев, очучы кыю кызлар Ольга Санфирова һәм Мәгүбә Сыртланова, легендар белорус партизаны Иван Кабушкин кебек  үлемсез геройлар иҗат иткән әдип ул -  Шамил Рәкыйпов. Укучылар эле бүген дә язучының  Ватанга тугрылык белән сугарылган , татар улларының һәм кызларының тиңдәшсез батырлыгын  сурәтләгән  «Кызлар - йолдызлар», «Чәчәкләр  сөйли белә», «Кайдан син, Җан?» һәм башка әсәрләрен яратып укыйлар.