Детская библиотека - филиал № 3

«Игътибар! Яңа китап!»: китап күргәзмәсе

Китапханәгә яңа китаплар кайту укучылар өчен  көтеп алган бәйрәм шикелле! Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  «Игътибар !Яңа китап!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.  Күргәзмәдә  Чыңгыз ханга кадәр булган татар тарихын яктырткан «Тысяча лет из истории татар»китабы  белән танышырга була. Күренекле дин белгече, мәгърифәтче  Шиһабетдин  Мәрҗани турында  кирәкле мәгъ лүмат алырга мөмкин. Шулай ук Стейс Крамерның «Абиссаль», Гөлсинә Галимуллинаның рус телендә чыккан «Сквозь  белую метель» китаплары да укучыларыбызның күңеленә ошар дип уйлыйм. Нәни дусларыбыз матур рәсемнәр белән бизәлгән, бай эчтәлекле Нур Әхмәдиевнең «Алтын куллы кырмыска», Йолдыз Миңнуллинаның «Ай кызы Зөһрә», Габдулла Тукайның рус телендә чыккан «Детства памятные дни » китапларын  укып хозурлана алырлар! Китап сөюче укучыларыбызны балалар китапханәсендә көтеп калабыз!