Детская библиотека - филиал № 3

«Яңа, кызык, файдалы!»: татар матбугаты көне.

 Балалар китапханәсе  - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә  чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучылар «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә» журналларын яратып укыйлар.  Бу журнал битләрендә укучыларны кызыклы очрашулар, өр - яңа яңалыклар һәм кызыклы мәгълүматлар көтә. Нәни дусларыбыз  матур рәсемнәр белән бизәлгән бай эчтәлекле  әдәби басмалар «Салават күпере», «Сабантуй» журналларын  яратып укыйлар. Укучыларга «Сабантуй» журналында басылган «Казан ,каршы ал!» мәкаләсе белән танышырга тәкъдим ителде. Монда «Куркынычсыз тәгәрмәч – 2019» җиңүчеләре белән танышырга мөмкин булды. «Салават күпере»  нең 7 нче санында нәни дусларыбыз  Африка хайваннары турында мәгълүмат алдылар. «Ялкын» журналы яшүсмерләр өчен иҗат мәйданчыгы булып тора. Үзең өчен кирәкле һәм кызыклы булган күп кенә яңалыклар белән «Ялкын» битләрендә танышырга мөмкин. Хөрмәтле укучылар журнал битләрендә сезне яңа хәбәрләр, кызыклы танышулар көтә балалар китапханәсенә рәхим итегез!