Детская библиотека - филиал № 3

«Телбизәк» . Зиннур Мансуровка 70 яшь тулу уңаеннан кычкырып уку

 Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Зиннур Мансуровның  «Телбизәк» китабын  кычкырып уку узды. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар әдипнең «Зоология дәресендә уйлану», «Телбизәк», «Кем матуррак ялганлый ала» шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Балалар дөрес итеп сөйләшү , матур ялганлар өчен дә тел байлыгы  һәм  хыяллана белү кирәк икәнен аңладылар. Зиннур Мансуров ике дистәдән артык китап авторы. Нәниләр аның шигырьләрен яратып укыйлар.