Детская библиотека - филиал № 3

«Сабантуй бизәкләре»: иҗат сәгате

Сабантуй – татар халык бәйрәмнәренең иң матуры,  иң бизәклеседер мөгаен!

Бу күңелле бәйрәмне өлкәннәр дә, балалар да яратып һәм зур түземсезлек белән  көтеп ала. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда  шушы күркәм бәйрәмне каршылап,  «Сабантуй бизәкләре» дип аталган иҗат сәгате узды.

Балалар бәйрәм  мизгелләрен альбом битләренә төшерделәр.  Алар рәсемнәр ясап кына калмадылар, бәйрәмдә уза торган уеннар турында Резеда Шәрипова иҗат иткән «Бәйрәм таңы», «Көрәш башланды», «Кашык кабып йөгерү»  шигырьләрен тизлеккә  укыдылар. Малайлар капчык киеп йөгерү уенында көч сынаштылар.  Җиңүчеләр  кечкенә генә призлар алдылар.