Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Тукайлы балачак

       Бу дөньяда бик аз яшәп, үзеннән соң бай мирас калдырган язучыларны искә төшергәндә, беренче чиратта, Габдулла Тукай күз алдына килә. Ул бары тик 27 ел гына яшәп кала. Шушы вакыт эчендә бик күп шигырьләр яза, үзеннән соң бай мирас калдыра.Габдулла Тукай- татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милли горурлыгы. Бу дөньяда Тукайны белмәгән, аның бер шигырен булса да укымаган татар кешесе юктыр. Илмәт авылы китапханәчесе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан балалар бакчасында балаларга "Су анасы" һәм "Шүрәле" әкиятен укыды