Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

«Холокост! Бу ничек булган…»

16-31 гыйнварда Россиядә Холокост корбаннарын искә алу атнасы уза .Ул 27 гыйнварга-Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә ,Освенцим канцлагеры тоткыннарын азат итү датасына багышлана.

   Илмәт авылы китапханәсендә балалар документаль фильм аша Холокостның коточкыч фаҗигасе турында нацистларның кешелексез сәясәте мисалларының берсе буларак белделәр.Шулай ук Освинцим,Майданек,Дахау һ.б.лагерьларының тарихы белән таныштылар.