Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

      В.В. Путин 2023 елны Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итте. «Сиздермичә ярдәм иткәнсез, Сез иң гүзәл кеше икәнсез…» - халык шагыйре Фәнис абый Яруллинның бу җыры, укытучыларга багышлап язылган күп җырларның берсе булса да, рәсми рәвештә һөнәрнең гимнына әйләнде шикелле. Бу җырда-укытучыга булган хөрмәт, мәхәббәт, аны зурлау, аны кадерләү…

      5 октябрь китапханәче Ахметшина Гөлнара Илмәт мәдәният йортында кадерле укытучыларга, тәрбиячеләргә һәм хөрмәтле ветераннарга «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Килгән кунакларга Илнар Хузин һәм Морт мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең моңлы тавышлары белән җырлар бүләк иттеләр. Кунакларның һәрберсе үзләренә атап әйтелгән матур сүзләр һәм котлаулар тыңлап презентация дә карадылар. Бәйрәм балаларның чыгышы белән үрелеп барды. Шулай ук очрашуда бик күп төрле хатирәләр дә яңартылды. Укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләре эшләгән вакыттагы кызыклы вакыйгаларны искә алып,сөйләп үттеләр. Хөрмәтле укытучыларга,тәрбиячеләргә һәм ветераннарыбызга озын гомер,смәламәтлек,күңел тынычлыгы телибез.