Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Туган ягым минем-Татарстан

Илмәт авылы китапханәсендә “Туган ягым минем-Татарстан” дип аталган китап күргәзмәсе ясалды. 1990 елның 30 августында Татарстанның бәйсезлеге турында декларация кабул ителгән көннән башлап бәйрәм ителә.Күргәзмәдә Татарстанның тарихи мирасы,бай тарихы һәм символлары,республиканың истәлекле урыннары турындагы китаплар урын алды. Китапханәче балаларга бәйрәм тарихы,республика дәүләт символлары,герб турында сөйләде.Резедә Вәлиеваның “Татарстан”шигыре кычкырып укылды.