Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

Җиңү көне

8 май Илмәт авылы җирлегендә Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды. Бәйрәмгә килгән кунагыбыз Алабуганың мясокомбинат генераль директоры Равиль Галиахметович Файзрахманов ветераннарыбызга,авылдашларыбызга рәхмәт әйтеп,тыныч, матур киләчәк теләде.Китапханәче Гөлнара Ахметшина бәйрәмне оештыруда актив катнашты. Митинг тәмамлангач,хөрмәтле ветераннар мәдәният йортында концерт программалары карап,өстәл артында чәй эчтеләр.