Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

"Дәү әнидә кунакта"

Габдулла Тукай нибары 27 ел гына яшәгән һәм 8 ел иҗат иткән.Шул кыска гына гомер эчендә ,безгә күпме матур,зур мәгънәгә ия шигырьләр язып калдырган.

 26 инчы апрель Илмәт авылы китапханәчесе Ахметшина Гөлнара мәдәният йортында "Дәү әнидә кунакта" дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.Бәйрәмдә балалар бакчасы балалары һәм укучы балалар Габдулла Тукайның "Бала белән күбәләк, "Гали белән кәҗә", "Маэмай" һ.б.әсәрләрен сәхнәләштерделәр.Шулай ук бәйрәм барышында мәдәният йорты директоры һәм балалар бакчасы мөдире матур итеп "Бәйрәм бүген" җырын җырлап үттеләр.Габдулла Тукайга багышланган кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.