Альметьевская сельская библиотека - филиал № 24

“Муса Җәлил һаман безнең арада!”

Илмәт авылы китапханәсендә татар халкының бөек улы Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил һаман безнең арада!”дип исемләнгән әдәби кичә булып үтте.Муса Җәлилнең исемен ишетүгә,тәүге булып уйга батырлык сүзе килә.Ялкынлы шигырьләр авторы ,ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кыю солдат ул.

      Балалар презентация аша патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгына эләгеп тә рухи ныклыгын югалтмавын,курку белмичә дошманга каршы көрәш алып баруын,шагыйрь исемен йөрткән урамнарны,аның эшләгән урыннарын һәм һәйкәлләре турында карап үттеләр.Шулай ук М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кроссворд чишү балалар өчен кызыклы булды.