Тат. Дюм-Дюмская сельская библиотека - филиал № 21

"Җилләрдә сыналган җилкән"

9 февраль көнне Татар Дөм-Дөм китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80 яшьлегенә багышланган "Җилләрдә сыналган җилкән" исемле балалар белән әңгәмә узды.Укучыларга Фәнис Яруллинның сынаулы тормышы торында китапханәче Венера Ибниева сөйләде. Алга таба китаплары белән таныштырды, әсәрләрдән өзекләр укыды. Фәнис аганың шигырьләрен балалар үзләре оста итеп кычкырып укыдылар.