Тат. Дюм-Дюмская сельская библиотека - филиал № 21

Авылыбыз тарихына сәяхәт

     1 февральдә Дөм – Дөм авылы китапханәсендә «Авылыбыз тарихы язылуга беренче адымнар» туган  якны өйрәнү сәгате узды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы  язучы, журналист, туган якны өйрәнүче Фирдәвес Хуҗин  катнашты.Кичәгә җыелучылар арасында авылыбыз аксакаллары да бар иде. Алар авыл тарихының бик  кызыклы һәм күпләребез белмәгән вакыйгаларын искә алдылар. Истәлекләр  Ф.Хуҗинны бик кызыксындырды. Болар барысыда аның язмалында урын алачагына басым ясап  авыл халкына зур рәхмәтен белдерде. Авыл китапханәчесе Венера Ибниева  ел дәвамында  авыл тарихына кагышлы чараларны ешрак оештырырга тәкъдим итте.