Старо-Юрашская сельская библиотека - филиал № 19

«Сәхтиян читек,саурый үкчә...”

Иске Юраш китапханәсендә балалар белән «Сәхтиян  читек,саурый үкчә...”, - дип исемләнгән танып белү сәгате үтте.

Балалар күн мозаикасы сәнгате hәм каюлы күннең традицион бизәкләре, дөньяда тиңе булмаган гаять үзенчәлекле иллюстратив  эшләнмәләрнең күпсанлы үрнәкләре белән таныштылар.

Фатих Урманченың “Татар халык иҗаты”, Лилия Саттарова “Казан каюлы күне” китапларына әңгәмә ясалды.