Старо-Юрашская сельская библиотека - филиал № 19

Нәүрүз- халкыбыз бәйрәме.

Иске Юраш мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче  белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрде. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле жырлары яңгырады, балалар борынгы такмакларны әйтештеләр, жырлы-биюле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп  дәртләнеп  күңел ачтылар. Балаларга бигрәк тә  Нәүрүзбикә белән Кыш бабайның үз биләмәләре өчен тартышып төрле бәйгеләрдә ярышулары ошады. Бу көнне шулай ук тәмле коймаклар пешереп  бер-береңне сыйлау кебек матур гадәт тә яшәгән. Бу матур гадәттән китапханәче дә читкә тайпылмады – рәхәтләнеп күңел ачканнан соң, балаларны күпереп пешкән тәмле коймаклар белән сыйлады.