Старо-Юрашская сельская библиотека - филиал № 19

"У войны не женское лицо..." Труженицы тыла

Хаҗиева Галимә Әхмәтгәрәй кызы. 

Галимә Әхмәтгәрәй кызы 1924 нче елның 15 августында  Әгерҗе районы Аккуҗа авылында, хәлле гаиләдә туган. Сугыш чоры... Ул бик кырыс hәм аяусыз еллар. Сугыш елларында раскулачивать иткәннәр. Үзләренең кибетләре, маллары күп булган.

Сарыкларының йоннарын, сыерларының сөтен, тавыкларының йомыркасын  җыеп ала торган булганнар. 20 кг капчыклар белән ашлыкны аркага салып районга ташыганнар. Юллар юк, 45 км юлны бер көндә йөреп кайтканнар.

16 яшь булганда Лубьянга урман кисәргә, аннан соң акоп казырга җибәргәннәр. Коточкыч шартларда эшләгәннәр.

Тракторга правага укырга Алабуга шәhәренә  җибәргәннәр. Анда укып кайткач тракторда сука сукалаган, кыш көннәрендә ремонт эше белән шөгыльләнгән.

Сугыш беткәч кияүгә чыккан. Авыр еллар үтә торган.  Тормыш иптәше 42 яшендә вафат була, ул бер үзе өч баласын тормыш юлына бастыра.

Галимә Әхмәтгәрәй кызы 96 яшендә  бакыйлыкка күчкән.