Старо-Юрашская сельская библиотека - филиал № 19

"У войны не женское лицо..."

Муртазина Мәскүрә Фаттах кызы.

1924 елның 1 январенда Иске Юраш авылында туа.Әнисе үлгәндә аңа нибары 7 яшь була.Ул ишле гаиләдә үги ана кул астында үсә. Бала чагы авыр булсада уйнарга да өлгерә, 7 класс белем дә ала. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. Аларны окоп казырга, мылтык тотарга, шуышырга өйрәтәләр.

Алар семьялары белән мәктәп карарга керәләр. Утынны урманнан үзләре кисеп алып кайту, кисү, яру, шул чи утын белән мәктәпне җылыту алар өстендә була. Яз көннәрендә аркаларына котомка астырып чәчүлек орлыкка Алабугага җибәргәннәр. Язгы ташу, аякта чабата.

1947 елда Муртазин Шакирга кияүгә чыга. Ул тракторист, Мәскүрә аның ярдәмчесе (плугарь) сука вакытында сукаларны  чистартучы булып эшли. Балалар туа башлагач колхозның бригада эшендә эшли. Язын чәчүдә, җәен печәндә, көзен уракта, кышын амбарда, кар тоту эшләрендә.

Алар 6  бала үстереп, ире Шакир белән 34 ел гомер итәләр.

Аның авылның хөрмәтле абыстае булып корьән укымаган йорт юктыр авылда. Ул картлык көнендә кадер, хөрмәттә  яшәп 97 яшендә вафат була.