Старо-Юрашская сельская библиотека - филиал № 19

" У войны не жеское лицо..."

Муртазина Майфруз Галимҗан кызы.

1923нче елының 7 июнендә Иске Юраш авылында туган. Алар гаиләдә 6 бала, ул өченче. Сугыш башланганда аңа 18 яшь була. Аны, авылдагы гәүдәлерәк 6 кызны, Морт авылына трактористлар курсына укырга җибәрәләр. Кыш буе курсларда укыйлар.

Уку вакыты аз булганлыктан, аларга права бирмәгәннәр. Алар күбрәк ремонт эшләре белән шөгыльләнгәннәр: тракторны солярка белән юып, запчастьларын алыштырганнар. Бу кечкенә тракторны кабызуы бик уңайсыз булган: бер кеше ручканы тотып торган, ике яктан өчәр хатын-кыз тракторны әйләндергән. Шулай кабызганнар.

Колхозда тракторны МТСтан биргәннәр. Җир сукалау өчен бу тракторлар гына җитмәгән. Язга хәтле калган атлар hәм үгезләрне җигеп, җир сукалаганнар. Чәчүне тубал белән өчәр хатын-кыз чәчкәннәр, алар артыннан ат белән тырмалыйлар.

Авылда ике комбайн булган. Сугыш беткәч аны Мортка 6 айга комбайнчылар курсына укырга җибәрәләр. Аннан кайткач, ул бер ел комбайнда эшли, ул суга торган гына булган. Көлтәләрне комбайн янына ташып суктырганнар.

Аннан соң 3 ел Мортта ”Гос.обеспечение” отделында эшләгән. Анда авыр хәлле гаиләләргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгән. Озак еллар сөт җыюда эшләгән.

Хәзер тормышлар матур, тыныч булсада, йөрәккә уелып калган сугыш, сугыштан соңгы еллар хатирәләре искә төшә дә сискәндерә. Әйе, балачак чорыбызның ачы хатирәләре берничек тә онытылмый.