Старо-Юрашская сельская библиотека - филиал № 19

"У войны не женское лицо..."

Муллахметова Маhисәрвәр Зиннәт кызы

 Маhисәрвәр Зиннәт кызы 1932 нче елның 23 нче мартында Иске Юраш авылында туа. Алар гаиләдә 5 бала булган. Әтисе сугышка кадәр үк суык тидереп үлеп киткән. Маhисәрвәр әниләре тәрбиясендә үсә. Бик авыр еллар була... Алар дүрт бала ятим үскәннәр. Фәйзелхак абыйсы сугышның беренче көннәреннән үк сугышка киткән,1943 нче елны каты яраланып авылга кайткан.Сугыш башланганда  Маhисарвәргә нибары 9 яшь була.Авылда калган карт-коры ,бала-чага,әниләре белән бергә басуда утау утаган. Уҗымнарны алабута,әремнәрдән чистарткан.Ашлык җитешкәч , арыш сукканда бөртекләр арасына әрем керсә, ипие ачы була ,шуңа күрә әремнәрдән тырышыбрак арындырганнар. Алар  әле бала гына диеп тормаганнар, көндез урак урсалар ,төнлә кибән куйганнар.  Сугыш бетәсе ел... Өйдә ашарга юк,ачтан үләсе килми,13 яшендә, кешегә ялланып,Чирмеш Карамагына утын кисәргә төшкән.Элек колхозларга утын кисеп тапшырырга задание биргәннәр.Бәрәңгеләр алгач китеп,яз көне сулар төшкәч кенә кайтканнар.Кыш буе апасы ,Маhисәрвәр, ике гарип ир утын кискәннәр.Эшләгән өчен аларга бернәрсәдә  бирмәгәннәр.Ашарга өйләреннән,алабута,бәрәңге алып барганнар.Кешедә квартирда торганнар.Апасы белән Маhисәрвәр юан-юан агачларны кул пычкысы белән кискәннәр,ике ир төртеп аударганнар.Аннан соң агачларның ботакларын ботап,җыеп яндырганнар,машина озынлыгында кисеп,төяп җибәргәннәр.Яз hәм җәй көне басуда икмәк үстерергә кайтканнар.Шулай алты ел узган.Урман кисү иң авыр hәм куркыныч хезмәтләрдән саналган.Агач кискәндә,имгәнүчеләр дә,басылып үлүчеләр дә булган. Маhисәрвәрне дә агач астында басылып үлүдән җитезлеге генә саклап калган.Авып төшә торган агачның аңа таба ава башлаганын күргәч ,яшен тизлегедәй янга ыргылган ,агачның авыр ботаклары аркасын сыдырып ,җәрәhәт ясап узган.. Аның хәтеренә тагын бер вакыйга кереп калган.Бер  елны ,урман кисеп кайтканда ,бик суык булган .Кулында ямалып беткән иске бияләй.Өстендә юка гына пинҗәк,ирләр чалбары. Бервакыт ычкынган сәдәфен  эләктерергә туктаган,  эләктереп булмаган ,бармаклары бернәрсә тотмаган...Куллары өшегән булып чыккан.Башында эт йоныннан бәйләнгән  шәл булган,иптәшләре шуның белән кулларын ураганнар, Шәрбилде авылына кадәр кулларын шинель итәге белән каплап кайткан.Анда бер йортка кергәннәр ,хуҗа хатын аларга чәй эчертеп , бәрәңге ашатып чыгарган. Өйләренә  кайткач ,ике кулының да тиресе салынып төшкән. Әйе ,аларның балачак бик авыр елларга туры килгән.Шулай да ул язмышына бик рәхмәтле.Аллага шөкер ,исән-сау калган,хәзер 89яшен тутыра. Ире белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр .Балалары тәртипле,аларның барсының да үз тормышы .Әмма гомер көзенең инде якынлашып килүенә бераз моңсулана.