Старо-Юрашская сельская библиотека - филиал № 19

"Әдәби марафон"

С 1 апреля 2020 года  библиотекарь Староюрашской сельской библиотеки ежедневно участвует в XI Всемирном марафоне: "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон). Марафон длится 21 день.
 
#безбелмәгәнсугыш
#әдәбимарафон
#татарстанязучыларберлеге
#татнетныүстерүфонды
          Гитлерчылар Мәскәүне 1941 елгы кампанияләре вакытында турыдан - туры ала алмагач, икенче елның май ахырларында, Дон буе далаларыннан һөҗүмгә күчеп, Сталинградка чыгарга һәм, Иделне кичкәннәнсоң, кабат башкалага ыргылырга җыена. Аларның иң яхшы танк һәм мотопехота дивизияләре инде юлларында киртә булган Кызыл Армия частьларын юкка чыгара. Җиңел генә максатларына ирешә алмасалар да, сугыша-сугыша стратегик әһәмияткә ия калага якынайганнан -якынаялар. Көчләр тигезсез шул: июль урталарына дошман инде Сталиинград юнәлешендәге зур һөҗүмгә 18 дивизия, 740 танк ,1200 самолет, 7500 туп һәм минометын кертә. Совет гаскәрләре бу ташкынга 16 дивизия, 360 танк, 337 самолет, 7900 туп һәм миномет белән каршылык күрсәтә.
Хуҗин Ф. "Без белмәгән сугыш": -Казан:"Ихлас'нәшрияты,2015.-56 бит.