Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Тукай бәйрәме

26 апрель –татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шушы истәлекле дата уңаеннан Морт авылы китапханәсендә әдәби-музыкаль шигърият кичәсе  узды. Шигърият бәйрәме  кунакларны, гомүмән,Габдулла Тукай иҗатын яраткан кешеләрне җыйды. Ирексездән, шагыйрьнең «Бәйрәм бүген» дигән шигыре күңелдә кабатлана.«–Мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» Шушы җыр белән башланып китте инде безнең бәйрәм кичәсе.Балалар үзләренә бирелгән шигырьләрне югары осталык белән башкардылар яшь талантлар саф татар телендә – Тукай шигырьләрен сөйләделәр.Елдагыча,бөек шагыйребезнең туган көне көнне  оештырыла торган шигырь уку бәйгесендә җиңеп чыгучылар да бүләкләнде.Аеруча,тамашачыны Гайнанов Басыйр белән Шайгаллямова Замирә шаккаттырды. Алар бик матур итеп Г.Тукайның “Авылым”шигыренә язылган җырны башкардылар.Бәйрәм кичәсе “И туган тел”җыры белән тәмамланды.