Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Муса безнең йөрәкләрдә

Батырларның исеме халык күңелендә мәңге саклана.Шуларның берсе - Советлар Союзы герое,күренекле шагыйрь Муса Җәлил.Муса Җәлилнең шигъри иҗаты батырлыкның Ватанга тугры булуның ,чыдамлылыкның гимны булып яңгырый. Герой шагыйрьнең юбилеен Татарстанда гына түгел, хәтта бөтен Россиядә билгеләп үтәләр.Без дә үзебезнең Морт авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең истәлегенә багышлап "Өзелгән җыр" исемле кичә үткәрдек. Бу чараның максатлары: беренчедән, Муса Җәлилнең тормыш юлы,иҗаты аның сугыштагы батырлыгы ,пленга эләгүе,геройларча һәлак булуы,”Моабит” дәфтәре белән таныштыру,икенчедән балаларны Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; өченчедән,шагыйрьнең шәхесе,иҗаты белән кызыксындыру,аларга хөрмәт хисе тәрбияләү.Кичә барышында укучылар Муса Җәлил турында чыгыш тыңладылар,кино карадылар,бөек шагыйребезнең шигырьләрен укыдылар.Кичә азагында барлык белемнәрне туплар өчен сораулар бирелде.