Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Әкият сөйлим сезгә

Мәктәп укучылары китапханәгә яратып йөриләр.Менә бүген дә без укучылар белән”Әкият сөйлим сезгә”дип исемләнгән кичәгә җыелдык.Татар халык әкиятләренә багышланган бу кичә бик күңелле узды.

Беренче өлештә балаларга әкиятләрдән өзекләр укылды,кайсы әкияттән икәнен белергә кирәк иде.Балалар бу биремне бик тиз эйтеп чыктылар.

Татар халык уены”Гөлнәзирә”уенын уйнадык.

Татар халкының “Үги  кыз”әкиятен рольләргә бүлеп уйнадык.Балалар бик тырышып уйнадылар.Әкият геройлары булып карау аларга бик ошады.